Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда ике фәннән - 200 балл һәм өч фәннән 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.
Әлеге истәлекле очрашуда, имтиханнарны математика (профиль) һәм рус теленнән 100 шәр баллга тапшырган Сәләтле балалр өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Айнур Гилаев та катнашты.
Очрашу август Педагоглар советы алдыннан Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов балаларны имтиханнардагы уңышлары белән котлады, шулай ук укучыларның ата-аналарына һәм укытучыларга рәхмәт белдерде. "Сезнең белән очрашу бик күңелле. Сез зур уңышларга ирештегез. Без сезнең белән бик горурланабыз! Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сезнең әти-әниләрегез һәм остазларыгыз мондый югары нәтиҗәләргә ирешүгә зур өлеш керттеләр», - дип ассызыклады ТР Рәисе.