Актаныш районында физкультура, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, бу гаиләләребезнең, яшьләребезнең һәм ветераннарыбызның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә

2024 елның 10 августы, шимбә

Физкультурачылар көне уңаеннан бүген "Яшьлек" үзәгендә районыбызда сәламәт яшәү рәвешен алга куйган, балаларга төпле белем һәм чыныгу биргән остазларны, озак еллар спорт өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләделәр.

Бүгенге көндә районыбызда физкультура, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, бу гаиләләребезнең, яшьләрнең һәм ветераннарның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә.

Физкультурачылар көне, спорт бәйрәме генә түгел, ә безнең җирдә физкультура хәрәкәтендә нәтиҗәләр ясау да.

Тантаналы чарада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Бәйрәм белән тәбрикләп ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International