Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов физкультурачылар көне белән котлады

2024 елның 9 августы, җомга

Хөрмәтле спортчылар, остазлар, спорт ветераннары һәм районыбызның спорт сөючеләре!

Сезне физик культура һәм спорт хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Физик культура һәм спорт хезмәткәрләре көне сәламәт яшәү рәвешен үзенең төп шигаре итеп кабул иткән барлык райондашларыбызның уртак бәйрәме ул. Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне генә ныгытып калмыйча, безгә барыбызга да актив тормыш алып барырга, куйган максатларга табан тайпылышсыз барырга ярдәм итә.

Районыбызда спорт белән шогыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Яңадан-яңа объектлар сафка баса. Болар барысы да “Демография” милли проектының “Спорт – яшәү рәвеше” төбәк проекты кысаларында чынга ашырыла.

Бүген без үзләренең шәхси үрнәкләре, җиңүләре белән башкаларны рухландырып торучы спортчыларыбызны данлыйбыз. Соңгы елларда безнең район спортчылары дәрәҗәле Бөтенроссия һәм республика ярышларында җиңү артыннан җиңү яулыйлар.

Барыгызга да нык сәламәтлек, чиксез энергия, күңел күтәренкелеге, оптимизм һәм югары җиңүләр телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International