Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның мөмкинлекләре чикле балаларына дәүләт тарафыннан төрле ярдәмнәр каралган. Тыңламас авылында яшәүче Мансурова Дилбәрия Хәбибҗан кызына торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак федераль бюджеттан ярдәм күрсәтелде.
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов Дилбәрия ханымга торак шартларын яхшырту өчен дәүләт тарафыннан бирелгән сертификатны тапшырды.