Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен йөрткән үзәк стадионда бүген физкультурачылар көне уңаеннан җиңел атлетика буенча Россиянең һәм Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры якташыбыз Фирая Солтанова-Жданованың әти-әнисе истәлегенә багышланган ярыш узды.
Спортчыларны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. Физкультурачылар көне белән ихластан тәбрикләп яңа җиңүләр, яңа биеклекләр теләде ул.
Ярышта балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләрдән башлап, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үз иткән райондашларыбыз катнашты. Ярыш кысаларында ГТО нормаларын тапшыру да каралган иде.
ГТО нормативларын һәркем тапшыра ала. Аның беренче баскычында — 6-8 яшьлек балалар өчен һәм соңгы унберенче баскычында 70 һәм аннан югары яшьтәгеләр өчен нормативлар билгеләнгән, аларда чыдамлылыкны, көчне, сыгылмалылыкны һәм тизлек сыйфатларын сынау өчен күнегүләр каралган.