Бүген район хакимиятендә Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендә 2024 нче елның 1 нче яртыеллыгында Актаныш муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында, «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын кабул итү турында, Актаныш муниципаль район Советының «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның планлы чорына Актаныш муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында, «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең муниципаль хезмәт вазыйфалары турында» 2023 елның 14 апрелендәге 28-08 номерлы Актаныш муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында, «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советы, Башкарма комитетында, «Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы», «Финанс-бюджет палатасы», «Мәгариф идарәсе», «Контроль-хисап палатасы»нда муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәткәрләрне биләгән затларга премияләр бирү һәм башка өстәмә түләүләр турында нигезләмә хакында»гы 2023 елның 10 февралендәге 27-04 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү һәм Актаныш муниципаль районы җирлекләренең җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында сораулар каралды.