Агымдагы елда су коену сезоны ачылганнан алып республикада су объектларында 24 кеше батып үлгән, шул исәптән 4 бала

2024 елның 2 августы, җомга

Көннәр яңгырлы, салкын торса да, суга бату белән бәйле фаҗигаләр саны кимеми. Агымдагы елда су коену сезоны ачылганнан алып республикада су объектларында 24 кеше батып үлгән, шул исәптән 4 бала.
Узган ел су объектларында 107 фаҗига теркәлгән иде: 82 кеше батып үлгән, аларның 8е - балалар, 68 кеше коткарылды.

Гадәттә мондый күңелсез хәлләр су коену өчен яраксыз урыннарда була. Актаныш районында махсус җиһазландырылган, бар таләпләргә дә туры килгән су коену урыны әлегә юк. Шулай ук, су буенда саклык чараларына битараф калу да яхшылыкка илтми.
 
Районның балигъ булмаганнар белән белән эшләү комиссиясе су буенда ял иткәндә балаларны караучысыз калдырмасагыз иде дип искәртә. Җәйге ялларны исән-имин, күңелле итеп уздырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International