Бүген Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядә батырларча һаләк булган Фәррахов Нияз Илдар улы истәлегенә шахмат турниры башланып китте

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядә батырларча һаләк булган Фәррахов Нияз Илдар улы истәлегенә шахмат турниры башланып китте. Әлеге ярыш район башлыгы Ленар Зарипов тәкъдиме белән, Ниязның остазлары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов, егетебезнең туганнары тарафыннан оештырылды. 

Турнирны ачу тантанасында район башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев, район шахмат спорты федерациясе рәисе, "БлагоДарение" фонды җитәкчесе Фәрит Салихов, башкарма комитетның яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, Ниязның әнисе Ираида апа, дәү әнисе Роза апа һәм туганнары катнашты. 

 

Фәррахов Нияз Илдар улы 1993 елның 29 апрелендә Актаныш авылында туган. 2010 елда 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбен тәмамлый. 
Агрегат заводында  хезмәт куя. 

2022 елның 24 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә алына. 
2023 елның 21 декабрендә каты бәрелешләрнең берсендә яраланып, һәлак була.

Нияз Илдар улының авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының, туганнарының тагын бер кат авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International