Актанышның 57 нче бистәсендә Энергетиклар урамына да тиздән асфальт түшәләчәк. Биредә эшләр башланган инде. Аларның күләме 7 млн 459 мең сум тәшкил итә. Яңартылачак урамның озынлыгы 296 метр.
Быел шулай ук Актанышның 8 март урамы да яңартылачак. Эш күләме 7 094 076 сум.
Шулай ук 57 нче бистәнең, Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаев һәм танылган рәссам, сынчы, Казандагы Мулланур Вахитов һәм Муса Җәлил һәйкәлләре авторы Васил Маликов исемен йөрткән урамнарда да эш бара. .jpg)