ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин: “Һәр кеше үз сәламәтлеген кайгыртып торырга, даими рәвештә диспасерлаштыру узарга тиеш. Бик күп авырулар шунда билгеле була...”
Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы килде. “Яшьлек» үзәгендә җирлек башлыклары, табиблар, җирлекләрдә хезмәт куйган фельдшерлар белән очрашты.
Сөйләшүдә шулай ук Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Яр Чаллы БСМП хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев катнашты.