"Вода России" акциясе кысаларында Актаныш районының актив яшьләре "Актаныш басмалары"скверының яр буе зонасын чистарттылар

2024 елның 23 июле, сишәмбе

 Бүген "Актаныш басмалары"нда "Чиста яр" акциясе узды. Өстән яңгыр сибәләп торса да, бер төркем яшьләр, район башкарма комитетының инфраструктур үсеш, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, "Яшьлек" үзәге хезмәткәрләре һәм "Беренчеләр" хәрәкәте активистлары тирә-якны чистартып куйдылар. Афәрин!  Аларның хезмәтен хөрмәт итик. Ял урыннарында, су буйларында чисталыкны сакласак иде. 

Әлеге чара илкүләм "Вода России" акциясе кысаларында узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International