РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актаныш гражданнарын кабул итте

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Район хакимиятенең кече утырышлар залында Актанышка РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина гражданнарны кабул итте, аларның сорауларын тыңлады.

Кабул итүдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Җитәкчеләр райондашларыбызның гозерләрен уңай хәл итү буенча фикер алышты. 

Әлфия Гомәр кызы эшлекле сәфәр барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәрраховның гаиләсендә булды. «Иман» спорткомплексын һәм Яңа Әлем мәдәният йортында бара торган төзелеш эшләре белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International