8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә пар балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 17 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте. Бәйрәм тантанасын район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды. Кичәнең төп кунаклары Яңа Богады авылында яшэуче Якупов Азат Миргазиян улы хэм Фирая Әхнәф кызы булдылар. Якупов Азат Миргазиян улы хэм Якупова Фирая Әхнәф кызы 1984 нче елнын 19 нчы июлендә гаилэ корып, урнэк гаилэ булып, 40 ел тату гомер кичерэлэр. Азат Миргазиян улы урта мәктәпне тәмамлаганнан сон ул чордагы “Коммунизмга” колхозында, янадан “Тамыр” хуҗалыгында механизатор булып эшли. Хезмәт стажы 43 ел. Хезмэтендэге унышлары очен авыл хужалыгы идарэсенен мактау кэгазьлэре, рэхмэт хатлары белэн булэклэнэ. Тормыш иптэше Фирая Эхнэф кызы шулай ук мэктэпне тэмамлау белэн “Коммунизмга” колхозында самымчы булып эшли башлый. Хезмэттэшлэре арасында хормэт казанып, унышлары очен авыл хужалыгы идарэсенен, авыл хужалыгы Министерствосынын рэхмэт хатларына, мактау кэгазьлэренэ лаек була. Гаилэлэрендэ алар ике бала тэрбиялэп устерделэр. Уллары Риназ, кызлары Голзинэ. Бугенге кондэ алар 3 оныкнын кадерле дэу энисе, дэу этисе. Элеге бэхетле гаилэ эштэ дэ, тормышта да гел бергэ. Әлеге парыбызга “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медален район Башлыгы Л.Р.Зарипов тапшырды.
Чарада 50, 60, 65 ел бергә яшәгән парларыбызга район Башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Менә алар:
1. Акмалов Рәсимҗан Акмал улы, Галия Фазлимөхәммәт кызы- 65 ел Аеш авылы
2.Рәхимов Фәнис Габдерәхим улы, Рәхимова Сания Вәҗетдин кызы -Бурсык авылыннан 60 ел
3.Иманаев Илфат Каюм улы, Иманаева Сирина Муллашәех кызы -Актаныш 50 ел
4. Исламов Назыйф Сөләйман улы, Вәфия Шәрипҗан кызы- Актаныш 50 ел
5.Вәлиханова Әлусә Равил кызы, Рафис Мөхәмәтдин улы-Актаныш 50 ел
6.Насриев Шәрип Мансур улы, Гузәл Галимҗан кызы- Актанышбаш 50 ел
7.Салихов Шәйхенур Нәгыйм улы, Рәмилә Әшрәфҗан кызы –Чиру авылы 50 ел
8.Маликов Зәнил Зиннур улы, Җәмгыя Мөдәрис кызы-Аеш авылыннан 50 ел
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева гаилэ, мэхэббэт, тугрылык конендэ гаилэ корган парыбыз Мәсэде авылы егете Шәрипов Илдар Илсур улын, Буаз-Кул авылы кызы Гатина Лилия Ильсур кызын тантаналы шартларда котлап истәлек бүләген тапшырды.
Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бизәлде.