Бүген Актанышта Татарстан Республикасы районнары, шулай ук Башкортостан һәм Удмуртия ветеринар белгечләре катнашында ящурга каршы төбәкара өйрәнүләр узды.
Чара, район ветеринария берләшмәсендә махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашыбыз, Рамил Хөсәеновка истәлек тактасын ачу белән башланып китте. Биредә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов, республиканың ветеринария берләшмәсе идарәләре җитәкчеләре, чиктәш республикалардан килгән вәкилләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Рамилның якыннары, туганнары катнашты.
Гамәли сөйләшү һәм тәҗрибә уртаклашуга республикабызның 44 районыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән килгән ветеринар берләшмә идарә белгечләре ящурны ликвидацияләү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләрендә белемнәрне яңартты.