Күп балалы Сабитовлар гаиләсе тәрбиягә алынган балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бүген Сабантуй бәйрәме оештырылды.

Балалар бик күп төрле уеннарда катнаштылар, уйнадылар, җырладылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Шушы чарадан соң Сабитовлар гаиләсе балаларны тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйлап, озатып калдылар.

Балалар һәм әти - әниләр бик канәгать булып таралыштылар дип хәбәр итә опека һәм попечительлек җитәкчесе Айгөл Әхтәмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International