Район башлыгы Ленар Зарипов бүген, БРИКС илләре уеннары кысаларында билбау көрәшендә катнашып чемпион калган Татар Суыксу егете Азат Габдрәшитов белән очрашты

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов бүген, БРИКС илләре уеннары кысаларында билбау көрәшендә катнашып чемпион калган Татар Суыксу егете Азат Габдрәшитов белән очрашты.

Район, Республика һәм Илебез данын яклап зур дәрәҗәләргә ирешкән Азатка ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.

Билбау көрәшендә бөтен үлчәү авырлыгында да Россия спортчылары алтын медаль яулаган иде. Аларның алтысы – Татарстан көрәшчеләре.
Ә 90 кг авырлыкта якташыбыз Азат Габдрәшитов чемпион исемен яулады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International