Актаныш муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар узды

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар узды. 

Район Уставы май аенда узган район Советы утырышында депутатларга тәкъдим  ителгән иде. Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталына да куелды. 

1 ай эчендә тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр кермәде. Район Уставы чираттагы район Советы утырышында тавышка куелып депутатлар тарафыннан кабул ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International