Район башлыгы Ленар Зарипов бүген шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов бүген шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Районда яшәүчеләр белән гадәткә кертелгән очрашуда торак, белем алу һәм башка социаль мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр каралды. Район башлыгы Ленар Рафак улы җиткерелгән барлык сораулар буенча аңлатмалар бирде һәм җаваплы затларга алга таба аларны чишүгә ачыклык кертте.

Исегезгә төшерәбез, Актаныш район башлыгының гражданнарны кабул итүенә алдан язылу шарт. Сорауларыгыз булса, район хакимияте бинасының 4 нче бүлмәсендә яки 3-44-12 телефоны буенча языла аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International