Ленар Зарипов: Гади булырга курыкмагыз, тик һәрвакыт кеше булып калыгыз!

2024 елның 29 июне, шимбә

28 июнь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм чарасы узды. 
Быел 91 егет һәм кыз мәктәп бусагасын атлап олы юлга аяк баса. 
Чыгарылыш кичәсендә уку алдынгылары, спортта, мәдәният өлкәсендә актив булган яшьләребез хөрмәтләнде.
Район башлыгы Ленар Зарипов яшьләребезне ихластан котлап, алдагы тормышларында уңышлар теләде:
"Сезгә уңышлар телим! Үз алларыгызга куйган максатлар хыял булып кына калмасын, чынга ашсын. Кайда гына булсагыз да, белем һәм тәрбия биргән укытучыларны, Туган ягыбызны онытмасагыз иде. Гади булырга курыкмагыз, тик һәрвакыт кеше булып калыгыз. Ак юл сезгә!"- дип ихлас теләкләрен җиткерде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International