Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Ел башында Актаныш районында 106 җинаять теркәлгән. Аларның шактый өлеше-дистанцион хокук бозулар, ягъни интернет һәм телефон аша алдау гамәлләре.
Район башлыгы Ленар Зарипов балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне профилактикалауга аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук миграциягә кагылышлы мәсьәләләр.