Актанышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген район хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Рөстәм Алмаз улы тарафыннан, райондагы барлык юлларны да карап чыгып, тиешле таләпләргә китерү зарурлыгы ассызыкланды.

Соңгы елларда юл йөрү куркынычсызлыгы буенча районда шактый эш башкарыла. Иң беренче чиратта җәяүлеләр юллары, юл кичүләре ясалды. Бүгенге көндә Г. Афзал урамы белән РТС бистәсен тоташтырып бетерү өстендә хәрәкәт бара. Әмма юлларны да даими карап тору зарур. Шул исәптән мәктәп автобуслар йөргән маршрутлар куркынычсызлык таләпләренә туры килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International