Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2024 елның 21 июне, җомга

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

21 июнь кичендә, 22 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с кыска вакытлы җил, яшен, көчле яңгыр, локаль боз көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Күп явым-төшем төшүе турында мәгълүмат алганда янгыр:

  1. Шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин кадәр фатирда яки эштә калыгыз.
  2. Әгәр урамда яңгырга эләксәгез, җир асты кичүләренә һәм башка аста урнашкан биналарга төшмәгез. Югарырак урнашкан биналарда, этажларда су басмый торган җирдэ яшеренергә киңәш итәбез.
  3. Әгәр сез торган бинаны су баса икән, аны калдырып китәргә тырышыгыз.
  4. Бинадан чыгып китү мөмкин булмаса, югарыдагы катларга менегез, электр һәм газны сүндерегез, тәрәзәләрне, ишекләрне тыгызлап ябыгыз һәм үзегезнең урыныгыз турында 01, 112 телефоны буенча МЧС дежур хезмәтенә хәбәр итегез.

Әгәр яңгыр сезне шәхси транспортта эләктерсә, су баскан участокларны узарга тырышмагыз. Акрын кына юлның уң рәтенә (юл читенә) кучегез һәм туктагыз. Авария утларын кушыгыз һәм койма яңгыр үтүен көтегез. Су бик тиз килгән очракта, транспорт чарасын ташлап китегез һәм җирнең югары участогына яки якын бинага узыгыз.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Боз яуганда:

  1. Мөмкин булганча өйдән чыкмагыз.
  2. Бинада булганда,  тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк булырга киңәш ителә.
  3. Урамда булганда,  яшеренлек урын табарга тырышыгыз, мөмкин булмаса башыгызны боз сугудан саклагыз (башны кул, сумка, кием белән каплагыз).
  4. Агач астында яшеренмәгез, чөнки агачка яшен сугарга мөмкин һәм көчле җил агач ботакларын сындырып сезгә җәрәхәтләр китерергә мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International