Район башлыгы Ленар Зарипов якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады

2024 елның 14 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Сезне изге бәйрәмебез - Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Бу изге бәйрәм үзенә тирән әхлакый мәгънә, иман һәм рухны ныгыту шатлыгы китерә. Гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы булып тора. Әлеге бәйрәм, бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, өлкән буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. 

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын.

Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрегездә татулык, йортыгызга бәрәкәт, илгә-көнгә иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International