Россия көне уңаеннан Актанышта велопоход оештырылды

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Якынлашып килүче Россия көне уңаеннан, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендә бер төркем һавәскәр спортчыларыбыз велопоходка кузгалды. Алар Актаныш-Ямалы авылы маршруты буенча хәрәкәт итәчәкләр. 

"Бу безнең дәүләтебезне хөрмәт итү, балаларыбызга үрнәк күрсәтү, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм әлбәттә инде туган җиребезнең табигатен, тарихын өйрәнү максатыннан оештырылган велойөреш. Барлык райондашларыбызны, бәйрәм белән тәбрик итәм. Илләребез тыныч, имин булсын һәм һәрвакытта да яшьләребез актив булсын!" дип фикерләре белән уртаклашты Дилбәр ханым. 

Ерак юлны якын иткән райондашларыбызга уңышлар теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International