Гаилә елы уңаеннан быел Сабантуй мәйданында яшь гаиләләр, иңгә-иң куеп 50 ел бергә гомер кичергән гаиләләр, күп балалы матур гаиләләребез дә хөрмәтләнде.
Гаилә белән көч сынап карарга да мөмкин иде. Иң җитезләр тачка белән Сабантуй мәйданы буенча җилдерде.