7 июнь көнне Актаныш зур кунакларны - "Сетевая компания" генераль директоры, якташыбыз Илшат Шәех улын һәм 5 тапкыр Дөнья Кубогын, күп тапкырлар Олимпия чемпионы исемен яулаган данлыклы спортчы Елена Валерьевна Вяльбены каршы алды.
Россия чаңгычысы, Елена Вяльбе СССРның атказанган спорт мастеры (1989), Россиянең атказанган спорт мастеры (1992). Өч тапкыр олимпия чемпионы (1992, 1994, 1998). Олимпия уеннарының бронза призеры (1992). Дөнья чемпионы (1989, 1991, 1993, 1995, 1997). Дөнья чемпионатының көмеш призеры (1989, 1991, 1997). Биш тапкыр дөнья кубогын яулаучы, Россия чаңгы спорты федерациясе президенты.