Актанышта район Советның чираттагы утырышы узды

2024 елның 31 мае, җомга

Бүген хакимияттә Актаныш муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде.

Көн тәртибендә депутатлар тарафыннан 5 сорау каралды: 2023 елда һәм агымдагы елның 1 кварталында район бюджеты үтәлеше, «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын кабул итү турында"гы карар проекты, районы Советының карарларына үзгәрешләр кертү һәм «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең муниципаль хезмәт вазыйфалары турында» 2022 елның 14 декабрендәге 25-09 номерлы Актаныш муниципаль районы
Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү.

Көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International