Актаныш районы юлларын төзекләндерүгә бер миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Һәр ел саен «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты ярдәмендә Актанышта юллар төзекләндерелә, яңалары төзелә. 
 
 2024 елда Актаныш районы юлларына республика бюджетыннан 1,5 млрд.сум акча бүлеп бирелгән. Чагыштыру өчен, 2023 елда бу сумма 700 миллион сум тәшкил иткән. Иң зур юл ремонты объекты - Актаныш - Пучы юлы. Иске Кормаш авылы янындагы участок аеруча игътибар таләп итә. М7 трассасын реконструкцияләү белән бәйле рәвештә, бу юл федераль трасса төзелешенә инерт материалны ташучы йөк машиналары аркасында нык зыян күрде. 

Шушы көннәрдә 3 километр озынлыктагы юл участогында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары»милли проекты кысаларында капиталь ремонт эшләре башланды. Реконструкцияне агымдагы елның июль ахырына тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International