Радислав Афзалов: Махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен дә борчылып торабыз

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Район чик сакчылары җәмәгать оешмасы җитәкчесе Радислав Афзалов күптән түгел «Актаныш-информ» журналистларына биргән әңгәмәсендә “Махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен дә борчылып торабыз. Районыбыздагы чик сакчыларының финанс ярдәме белән УАЗ автомобиле сатып алып, күчтәнәчләр белән фронтка илтергә исәплибез, моның буенча эш башлап җибәрдек инде” дип искәрткән иде.

Ниятләре өчен рәхмәт! Бәлки кушылырга, ярдәм итәргә теләүчеләр дә булыр. Егетләребез өчен Туган җирдән, якташлардан килгән һәр нәрсә кадерле. Волонтерларыбыз ярдәме белән тиздән 12 нче гуманитар йөк юлга чыгачак. Барлык райондашларыбызны да егетләребезгә ярдәм кулы сузарга чакырып калабыз. Ә һәрдаим катнашып, битараф калмаган райондашларыбызга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Бердәмлектә көч!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International