Булган әйбернең кадерен, бетсә, югалса гына сизә башлыйсың. Җәй көнне шактый гына җирлекләр сусыз интегә. Әмма моны, үзебез тудырган дефицит икәнен аңларга кирәк.
Суның кадере юк бездә. Район буенча бер тамчысына да түләми ятучылар бар. Суга исәп-хисап системасы да аксый. Законсыз рәвештә су юлына ялганып, исәпсез һәм чамасыз су агызып ятучылар да шактый.
Бакчаңа су сибәм дип китереп куштыңмы – күршең суга интегә. “Мин аннан ким мени?!” дип ул да кушса, урамның югары очына су барып җитмәсе көн кебек ачык.
Дөрес, яздан бил бөгеп утыртканнарның көздән җимешен татыйсы килә, карап торып киптереп булмый. Әмма чама юк җәмәгать. Суны астан эзлисе урында, өстән гаеплене эзләп эт итеп сүгәбез, су өчен җаваплы оешмаларны бетереп атабыз. Берәү дә килеп “махсус кран”ны ябып йөрми бит инде, шуны аңласак иде.
Яз көнне Актаныш халкы тәүлегенә 1500 кубометр су тотса, җәен ул 2-3 тапкырга арта. Үзәктәге 22 скважина да тулы күәткә эшли. Су бирү күләме артса да, түләү күләме артмый. Димәк, суның исәбе юк.
РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 6 маенда дөнья күргән”Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы карары нормаларына ярашлы рәвештә, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүнең барлык куллану объектлары суны исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылырга тиеш.
Ләкин барлык шәхси йортларның хуҗалары да хокук нормаларын үтәү турында кайгыртмый, һәм су сибү сезоны башлангач, су өчен килгән түләүләрдә зур гына суммалар күренергә мөмкин.
Аңлатабыз: түләү күләме исәпләү приборлары буенча исәпләнә. Суны исәпкә алу приборлары, ягъни счетчиклар булмаганда, салкын су өчен түләү җир кишәрлегенең зурлыгыннан чыгып исәпләнә. Җир кишәрлекләре турында мәгълумат ЕГРНнан алына. 1 квадрат метр җиргә 0,064 куб. м. Күләмендә исәпләү башкарылачак. Бу норматив 1 майдан 31 августка кадәр гамәлдә. Быел Актаныш районында ул 1 июннән кертеләчәк.
Саннарга ачыклык керткәндә, мәсәлән, Актаныш авылында урнашкан җир кишәрлеге 10 сутый булса (1000 кв.м дигән сүз), шуларның 5 сутые йорт һәм текәлгән хуҗалык корылмалары белән мәшгүль булса, 5 сутый (500 кв.м) кала һәм 1 ай эчендә су сибү өчен тариф буенча бер кубометрына 37,02 сум ягъни 1184,64 сум тәшкил итәчәк (500 х 0,064 = 32 куб.м.)
Ни өчен алай? Су сибү чорында салкын су белән тәэмин итү өчен түләү суны исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча, ә алар булмаганда – расланган куллану нормативыннан һәм җир кишәрлеге зурлыгыннан чыгып башкарыла. Су сибү өчен түләү ел саен май аеннан августка кадәр исәпләнә.
Районыбызның авыл җирлекләрендә җир участоклары уртача 20 сутый тәшкил итә. Димәк, якынча 15 сутый җир корылмалар белән капланмаган. 15 сутый – ул 1500 кв. метр дигән сүз. 15 кв.метрны 0,064 куб. метрга тапкырласак, 96 кубометр су килеп чыга. Норматив буенча, айлык түләү: 96 куб. метр х 25,79 сум = 2 475,84 сум тәшкил итәчәк.
Шуңа да һәр райондашыбызга индивидуаль исәпләү приборларын урнаштырырга киңәш итәбез. Файдасы ачык: исәпләү приборлары суны экономияләүгә генә түгел, ә комуналь хезмәтләргә чыгымнарны киметергә дә ярдәм итәчәк. Чөнки шулай итеп сез чынлыкта сарыф ителгән су күләме өчен генә түли аласыз.
Абонентларның игътибарын шуңа юнәлтәбез: исәп-хисап приборын абонент үзе яки махсус оешма ярдәмендә урнаштыра ала, әмма эксплуатациягә “коммунсервис” хезмәткәрләре генә кертә ала. Моның өчен “Коммунсервис” муниципаль унитар предприятиесенә мөрәҗәгать итеп, контролер чакырып пломбалар куйдырырга кирәк.
Законга нигезләнеп, исәп-хисап приборы урамда урнашкан техник коеда, су трассасына тоташкан җирдә куелырга тиеш.