Район башлыгы Ленар Зарипов зур төзекләндерү эшләре башланган сәламәтлек саклау объектларында булып, эш барышы белән танышты

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов зур төзекләндерү эшләре башланган сәламәтлек саклау объектларында булып, эш барышы белән танышты.

"Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү — илебез хакимияте өчен өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзекләндерү эшләре барган Татар Суыксу һәм Такталачык авыллары амбулаторияләрендә булдык бүген. Район үзәгеннән еракта урнашкан, берничә авыл җирлегенә хезмәт күрсәткән хастаханәләр ул. Әлеге объектлар Милли проектларны гамәлгә куйган Илебез хакимиятенә, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт. Аллаһ боерса, матур, бар уңайлыклары да булган, беренчел медицина-санитар ярдәмнең якын булуын тәэмин иткән амбулаторияләр тиздән сафка басачак. Ремонт эшләрен Рәсим Шириев җитәкләгән “Строймус” оешмасы башкара. Бүген туган көне дә икән. Ихластан котлап, үзенә уңышлар теләдек"

дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International