Актанышлылар легендар шәхесебез - Мөхәммәтов Баязит Шәймардан улы белән хушлаштылар

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Актанышлылар легендар шәхесебез, районның бүгенге төзеклегенә, матурлыгына нигез салган, Актаныш районының беренче Мактаулы гражданины Мөхәммәтов Баязит Шәймардан улы белән хушлаштылар.

"Яшьлек" үзәгендә узган матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, "Сетевая компания" генераль директоры Илшат Фәрдиев, Казан шәһәренең якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, күрше Илеш районы вәкилләре һәм күпсанлы райондашларыбыз катнашты.

Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә үзенең кайгы уртаклашу телеграммасын юллаган.

Баязит Шәймардән улы Мөхәммәтов 1931 елның 5 апрелендә Актаныш районының Югары Богады авылында күп балалы крестьян гаиләсендә, 8 баланың иң өлкәне булып туган.

Әтисе Мөхәммәтов Шәймәрдан Шәмсимөхәммәт улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышка кадәр һәм аннан соң колхоз рәисе була, сугыштан яраланып кайта, әнисе Мөхәммәтова Сәгидә колхозчы була.

Баязит Шәймардән улы Актаныш районыннан бары тик бер тапкыр гына - армиядә хезмәт иткәндә генә китә.

Баязит Мөхәммәтов урта мәктәпне тәмамлаганнан соң укытучылар җитмәгәч, үз туган авылында укыта башлый. Армиядән кайткач, Яңа Богады һәм Иске Кормаш мәктәпләрендә белем бирә. Физика, математика, физкультура дәресләрен алып бара. Шулай ук колхоз агитаторы-пропагандисты, комсомол оешмасы секретаре була.

1956 елда ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлагач, якташлары аны Октябрьнең 12 еллыгы исемендәге колхозның һәм Киров исемендәге совхозның партком секретаре итеп сайлыйлар.

1965 елда Баязит Мөхәммәтовка Актаныш район комитетының икенче секретаре вазыйфалары йөкләнә. Ул вакытта беренче секретарь Салих Гарифулла улы Сафин була.

1969 елдан Татар АССР КПССның Актаныш район комитеты халык депутатлары район Советы башкарма комитеты рәисе, 20 елга якын җирле район Советы башкарма комитетын җитәкли. Район белән җитәкчелек итү чоры актанышлылар тормышының иң авыр этапларының берсе, Түбән Кама ГЭС төзелеше белән бәйле рәвештә, районның 22 авылын сусаклагыч белән су басу сәбәпле бетерү турында мәҗбүри карар кабул ителә. Су астына 30 мең гектар җир китә.

Район үзәген төзүдә Татар АССРның мелиорация министры булганда ук ярдәм иткән Минтимер Шәрип улы Шәймиев бәяләп бетергесез ярдәм һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәтә.

Баязит Мөхәммәтовның Башкарма комитет рәисе вазифасындагы эш нәтиҗәләре:

16 клуб, 29 мәдәният йорты, 18 мәктәп, 16 тимер-бетон күпер, йөзләгән километр асфальт юллар, электрлаштырылган һәм газлаштырылган авыллар, дистәләгән җитештерү объектлары төзелде.

1987 елда Баязит Мөхәммәтов яңадан педагогик эшчәнлегенә кайта һәм 16 ел Актанышның 80нче һөнәри-техник училищесы директоры булып эшли. Уку  йортын хуҗалык өчен кадрлар әзерләү бишегенә әвелдерә. 72 яшендә лаеклы ялга чыга.

 

Бүләкләре: «Почет Билгесе», «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, ТР Президентының Мактау грамотасы, ТР Президентының Рәхмәте белән бүләкләнә, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәренә лаек була, Татарстанның, СССРның, РСФСРның, ТАССРның төрле министрлыкларының Мактау грамоталары, ВДНХның көмеш медальләре, 1957 елда Мәскәүдә узган VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале медале белән бүләкләнә. Баязит Мөхәммәтов Актаныш районының беренче мактаулы гражданы була. Татарстан Республикасының Югары Дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»ордены белән бүләкләнгән.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шәхсән Баязит Мөхәммәтовның 75 еллыгы көнендә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Хөкүмәт исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Минтимер Шәймиев Баязит Мөхәммәтовка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аңа озын гомер, сәламәтлек теләде һәм туганнарына рәхмәт сүзләре һәм тирән хөрмәт җиткерде.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, «Актаныш районы, ике дистә елга якын Башкарма комитет белән җитәкчелек иткән Баязит Мөхәммәтовның булуы бәхетле. Район партия комитеты секретарьлары алыштырыла, ә Башкарма комитет рәисе алыштыргысыз булып чыга, чөнки якташлары аңа тулысынча ышаналар. Бу кешеләр белән ничек эшләргә кирәклегенә мисал», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Күптән түгел, Актанышның яңа урамына аның исеме бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International