Актаныш технология техникумында Ватанны саклаучылар елына старт бирделәр

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2025 ЕЛ - ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР ЕЛЫ

2025 елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин әлеге уңайдан 2025 елны Ватанны Саклаучылар елы дип игълан итте. Бүген техникумда әлеге елга старт бирелде. Техникум директоры Ландыш Җәүдәт кызы:

"Бездә 70% егетләр белем ала. Мин зур горурлык хисе белән әйтәм, алар киләчәктә илебез сакчылары. Бүгенге көндә дә үзебезнең уку йортын тәмамлаган егетләребез МХОда батырларча тынычлык өчен көрәшә. Исән-имин туган якларыбызга кайтуларын телибез барыбыз да..."

Тантаналы линейка техникумның Батырлар аллеясендә чәчәк салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International