Районда язгы ташу янаган 4 авыл бар

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Яз быел бераз соңарып килә. Карлы кыш язга таба куркыта башласа да, шөкер, уңай һава торышы - көндез җылытып, төннә туңдырып кар катламын акрынлап, сеңдереп кенә эретеп килә. Әмма су басу куркынычын онытырга иртә әле.

Районда язгы ташу янаган 4 авыл бар: Аеш, Аккүз, Меңнәр һәм Байсар авыллары. Язгы ташуны иң начар сценарий буенча күз алдына китерсәк, биредә 44 шәхси хуҗалык, 92 кеше су басу куркынычы алдында тора.

Бу хәлләрне булдырмас өчен Сөн елгасы бозын каралту эшләре башкарылды, региональ һәм муниципаль юлларда 500гә якын су торбалары чистартылды.

Язгы боз ястык калынлыгы булса да куркыныч - шуны онытмасагыз иде. Балаларга да даими аңлатып тору зарур. Куркынычсызлык кагыйдәләренә битараф калмагыз. Аның ничек язылганын һәркем яхшы аңлыйдыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International