Яңа Әлемдә яшәүче Миләүшә Хамадуллина "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесендә "Минем һөнәрем - минем язмышым" номинациясендә җиңү яулады! Миләүшә ханым озак еллар "Башак" хуҗалыгында савымчы булып эшләгән, үз эшен зур осталык белән башкарган райондашлаоыбызның берсе.
Ихластан котлыйбыз! Һәм шуны да искәртеп узарга кирәктер, актанышлыларның әлеге бәйгедә соңгы 8 елда җиңү яулаган юк иде. Афәрин!