Бүген район башлыгы Ленар Зарипов катнашындагы халык җыеннарының чираттагысы Пучы җирлегендә узды.
Җирлек башлыгы Нияз Нуртдинов 2023 елга нәтиҗә ясап, агымдагы елда башкарасыларны искәртте.
Пучы - 1600 гә якын халык яшәгән иң зур җирлекләрнең берсе. Җирлектә яшәүчеләрнең 726 сы - эш яшендәгеләр, 444е - пенсионерлар, 233 е - мәктәп яшендәге балалар. Узган ел биредә 13 бала туган, 40 кеше бакыйлыкка күчкән.
2023 елда авылдашлар тарафыннан бөртекләп җыелган 500 мең сумнан артык (кеше саен 600 сум) үзара салым акчалары дәүләт тарафыннан берничәгә тапкырланып 2 млн 701 мең сум булып әйләнеп кайткан. Аның 570 меңе - юлларга, 207 мең сумы - суга, 270 меңе - зиратларны тәртиптә тотарга129 мең сумы - чүплекләрне тәртипкә китерүгә һәм 70 мең сумы урам утларына юнәлдерелгән.
Әмма бу, җирлектә барлык башкарылганнарның кечкенә генә өлеше. 2023 елда дәүләт программасы нигезендә чүплеккә әйләнеп барган Сарашлы күлендә чистарту эшләре башкарылды. биредә 31 млн сумлык хезмәт куелды. Шулай ук грант акчаларына (2 млн сум) җәяүлеләр юлы ясалды.
"Сез милләтебезнең зыялы шәхесләрен биргән җирлектә яшисез. Шуның белән бәхетле. Шушы туфракта туып үскән зур хөрмәткә лаек райондашыбыз Илшат Шәех улы һәрдаим ярдәм итеп тора. Сезнең исемнән, шәхсән үземнең исемемнән зур рәхмәтләремне юллыйм. Киләчәктә дә алга куйган максат һәм бурычларны чынга ашырып, үрнәк җирлек булып, бердәм эшләргә һәм яшәргә язсын" дип ассызыклады Ленар Рафак улы.
Шулай ук, гуманитар ярдәм әзерләүдә һәрдаим ярдәм күрсәткән Нур баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Салихҗан улына, авылдашларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде ул.