Җирлекләрдә еллык эшчәнлеккә багышланган халык җыеннары бара. Бүген, аның чираттагысы, район башлыгы Ленар Зарипов катнашында Такталачык авылында узды.
Өч авылны берләштергән бер мең кешелек җирлек төзекләнеп, елдан-ел матурланып килгән җирлекләрнең берсе. Халык яшәешен яхшырту өчен узган ел биредә шактый эш башкарылган. Һәм шуны да искәртеп китү урынлыдыр, аларның күбесе үзара салым хисбына эшләнгән.
2023 елда җирлектә яшәүчеләр 605 мең сум күләмендә (һәр кешедән 1000 сум) җыеп тапшырганнар. Әлеге акчалар дәүләт тарафыннан тапкырланып 3 млн 25 мең сум булып әйләнеп кайткан.
Аның 573 мең сумы - юлларга, 1 млн 574 меңе - авылны төзекләндерүгә (3 авылда балалар мәйданчыгы, чүплекләрне тәртипкә китерү, буа һәм коеларны чистарту һб), 187 мең сумы - урам утларына, 484 мең сумнан артыгы су юлларын яңартуга, 206 меңе - зиратларны тәртипкә китерүгә тотылган.
"Үзара салымның җирлектә тормыш алып бару өчен әһәмияте зур. Узган ел район буенча 62 млн сумга эшләр башкарылган. Шуның 12 млн сумы гына халыктан җыелган иде. Актаныш районының күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына саллы гына эш башкарылып килә. Агымдагы елда да әлеге программа нигезендә җыелган акчалар авылларыбызда яшәеш шартларын тагы да яхшыртуга зур этәргеч булыр дип өметләнәм!
Авылларыбызны яшәтү, төзекләндерү, булганны саклау һәм үстерү бердәм тырышлык белән чынга аша ала. Район тормышында актив катнашкан һәм яшәешенә битараф булмаган һәркемгә ихластан рәхмәтемне җиткерәм." - дип асызыклады Ленар Зарипов