Ленар Зарипов: һәр халыкның үз теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Аларны саклау – төп бурычларның берсе

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов җирлегебездә иңгә-иң куеп яшәп яткан иң күп санлы рус һәм әрмән берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Сөйләшүдә шулай ук аның урынбасары Илшат Габдулхаев һәм вакытлыча башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Раниза Шакирова катнашты.

Гомумән алганда Актаныш районы 11 милләт вәкилләре өчен уртак йорт булып тора.
"Бездә барлык милләт вәкилләре: татарлар, руслар, марилар, әрмәннәр, үзбәкләр күп гасырлар дуслыкта һәм татулыкта яшиләр, бер - берсенә хөрмәт һәм үзара аңлашу белән карыйлар. һәр халыкның үз теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Аларны саклау – төп бурычларның берсе. Бер-беребезгә хөрмәт белән карап, бүгенге авыр вазгыяттә бердәм булып яшәргә кирәк" - дип ассызыклады Ленар Зарипов.
Шулай ук төрле бәйрәмнәрдә актив катнашып, милли бизәкләр, мәдәни мирас белән уртаклашып яшәү кирәклеген искәртте.

Актаныш муниципаль районының Рус милли-мәдәни берләшмәсе Яр Чаллы шәһәре берләшмәләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 2021 елның җәендә алар райондагы бердәнбер рус авылы Михайловка авылы бәйрәмендә катнаштылар. "Белые лебедушки" рус халык ансамбле узган ел Лаеш районы Никольское авылында узган "Каровон" Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә катнашты. Район китапханәсе белән берлектә, укучылар катнашында рус язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган чаралар үткәрелә. Дәүләт архивының район бүлеге базасында рус халык иҗаты күргәзмәләре үткәрелә. Гомумән - берләшмә тулы тормыш белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International