Чисталык икеайлыгы кысаларында, җирлекләрдә, ваемсыз райондашларыбыз аркасында барлыкка килгән чүплекләрне бетерү эшләре дәвам итә. Татар Суыксу авылына кергән юлда кунакларны каршы алып торган чүплекне балчык белән күмеп, тигезләү эшләре бара.
Хәер, мондый күңелсез хәлләрне авыллардан читтә дә очратырга була. Астагы фотода Мерәс белән Теләкәй авылы арасындагы чүплек. ике авылның чигендә урнашкан чүплеккә кем хуҗа? Әлегә билгесез. Тик матур табигать кочагында мондый күренеш бигрәк күңелсез. Якын арада аны да бетерү өстендә эш башланыр дигән өметтә калабыз. .jpg)
Ә инде райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: җирлегебездә булдырылган тәртипне, чисталыкны һәм матурлыкны саклыйк. Бездән күреп, балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз да шулай дәвам итәр.