Актанышта шигърият көне узды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Габдулла Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды. Бөек шагыйребезнең туган көненә, Туган тел көненә багышланган чарада мәктәп укучылары, китапханә хезмәткәрләре, кәлам әһелләре катнашты.
Бәйрәм мәйданына җыелган райондашларыбызны хакимият башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. Туган телебезне, динебезне, миллилегебезне саклауда, киләчәк буынга тапшыруда хезмәт куйган һәркемгә ихластан рәхмәтен җиткереп, ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрикләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International