Якташыбыз Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улы күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстан Республикасында милли архитектура культурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.
Ихластан котлыйбыз!
Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улы 1951 елның 7 сентябрендә Татарстан АССР Актаныш районы Актанышбаш авылында мәгърифәтле алты балалы (дүрт кыз, ике ир балалы) гаиләдә өченче бала булып туган. Авыл мулласы булган бабасы Уфада дини белем алып, Ризаэтдин Фәхретдиннең үз кулыннан имамлыкка шаһәдәтнамә алган. Бригадада хуҗалык мөдире булып эшләгән әтисе Гайнетҗаннан улына тальян гармунда уйнау сәләте күчкән. Күмәк хуҗалыкта төрле эштә йөргән әнисе Һидая үзлегеннән гарәп язуын, латин язуын, кириллицаны да өйрәнгән, укытучы булып, авыл халкын укырга-язарга өйрәткән. Улының рәсем ясауга булган сәләтен дә беренче булып әнисе күреп ала. Актаныш урта мәктәбендә укыган елларында рәсем ясау буенча үз төбәгендә Фирдәвискә тиңнәр булмый, диярлек. Укытучылары, картиналар ясаудан тыш, стена газетасы чыгару, плакат язу кебек мәшәкатьле эшләрне аңа ышанып тапшыралар. Төрле сурәтләр, табигать пейзажлары төшерүгә кечкенәдән хирыс яшүсмерне зур өметләр баглап, башкалага озаталар. Ләкин Казан сәнгать мәктәбенә документларын тапшырырга соңга кала. Авылга кире кайтырга туры килә. Беренче баруда ук Казан төзүче-инженерлар институтына да керә алмый әле. Бер ел Казан фотожелатин заводында слесарь булып эшли, Байкал арты хәрби округында хәрби хезмәттә булып, яңадан әлеге заводка әйләнеп кайта. Заводта эшләүче һөнәри рәссамнардан майлы буяу белән ясау осталыгына өйрәнә, рәсем курсларына йөри. Ныклап әзерләнеп, икенче кат имтиханнарны «яхшы» билгеләренә генә биреп, Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. 1973-1978 елларда әлеге институтның архитектура-төзелеш факультетында укый. 1978 елда юллама белән яшь нефть химиячеләре шәһәре — Түбән Камага өлкән архитектор булып эшкә килә һәм шул елдан башлап, ул бер генә оешмада эшли.