Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ветераннар белщн очрашу узды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

2023 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Актаныш авылы ветераннар йортына килүчеләр белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде. Әлеге чара барышында 15 мартта билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә аерым игътибар бирелде. Шулай ук кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп статьялары аңлатылды, сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендә кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларга  Чаллы территориаль органында һәм Татарстан Республикасы Актаныш МР Башкарма комитетында «Кайнар линия» эше турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International