Район башлыгы Ленар Зарипов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Яңа Әлем җирлегеннән үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән Илсур Зәкиевның әнисе - Галия апаның хәлен белеп, кечкенә генә күчтәнәчләр тапшырдылар.
Илсур, киткәндә, район башлыгына: "Ленар Рафакович, мин китәм - әнкәй берүзе кала. Авырып та тора. Зинһар игътибарсыз калдырмасыз әле..." дип мөрәҗәгать иткән иде