Битараф булмаган райондашларыбыз тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм һәм УАЗ автомобиле махсус хәрби операция уздырылган якларга юл алды. Машиналарны тантаналы рәвештә "Яшьлек" үзәге яны мәйданнан озаттылар.
Чарада катнашкан район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов барлык райондашларга, УАЗ автомобиле белән ярдәм иткән якташыбыз Вәсим Хуҗаҗан улына, волонтер кызларыбызга ихластан рәхмәтләрен җиткерде.
Ярдәмне Алмаз Кашапов, Руслан Ханов һәм Рамил Мәрдамшиннар илтә китте. Аларга хәерле юллар теләп калабыз. Исән-имин барып җитеп, егетләребезгә кайнар сәламнәрне җиткереп, урап кайтырга язсын!