Ай дәвамында авыл җирлекләрендә барган халык җыеннары ахырына якынлаша. Инде берничә санаулы җирлектә генә калды дисәк тә арттыру булмас.
Бүген, җыенның чираттагысы, район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм районның хокук саклау органнары, медицина, газ һәм башка оешма җитәкчеләре катнашында өч авылны берләштергән Такталачык авыл җирлегендә узды.
Районда зурлардан саналган җирлектә бүгенге көндә 1001 кеше яши. Аларның 800 дән артыгы Такталачык авылында. Узган елда 11 кеше бакыйлыкка күчкән. 6 сабый туган.
"Авылның киләчәге бар. Читтән кайтып төпләнүчеләр, җәйге чорда кайтып яшәүчеләр дә күп. Бер дигән мәктәп гөрләп эшләп тора. Яшьләребез дә, өлкәннәр дә бик активлар. Мәчеттән дә халык өзелми" ди җирлек башлыгы Марс Тимерхан улы. халык алдына чыгып, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, киләчәккә максат һәм бурычлар белән уртаклашты ул.
Саный китсәң, җирлектә узган ел шактый эш башкарылган. 1 млн 500 мең сумлык грант акчалары, дәүләт тарафыннан бирелгән мөмкинлек - аварийный фонд ярдәмендә җирлектә 3 километр су юллары яңартылган. 2 776 000 сум үзара салым акчаларына да һәр җирлекнең үзәккә үткән проблемалары - су, юл мәсьәләләре хәл ителгән. Узган ел Такталачык, Түмерҗә авылларында яшәүчеләр 500 сум җыйса, әҗмәтлеләр кеше саен 3000 сум җыеп тапшырган. Быел исә Такталачык авылында яшәүчеләр дә 1000 мең сум җыю тәкъдиме белән кергәннәр. Халык белә, күрә һәм киләчәккә карап яши.