Актанышлылар Казан тамашачысын сөендерде

2024 елның 2 ноябре, шимбә

1 ноябрь көнне “Әкият ” татар дәүләт академия курчак театрында “Казан- Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Актаныш муниципаль районы якташларыбыз, кунаклар һәм экспертлар хозурына “Олы юллар сызганнарны- тамырлардан күреп танырлар!” дип исемләнгән программа тәкъдим итте.

Күңелле тамаша театр алды мәйданында ук, “Актанышка илтә юлларым ” - Актаныш районында этнографик экспедициеләр вакытында табылган җыр, биюләрне туплаган фольклор, флешмоб белән башланып китте.

Кунакларны районыбызның мәдәният өлкәсендә эшләүче гаиләләр каршы алды. Гомумән, чара Гаилә елына багышланган иде. Актанышыбызның күркәм гаиләләре үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте, гаилә тарихлары белән таныштырды.
Шулай ук “Хәтер юлы”, «Бәгырь хатлары», районның һәйкәлләренә, батырларына багышланган Хәтер стенасы, Бөек Ватан Сугышыннан башлап бүгенге көнгә кадәр кайнар нокталардан килгән, гаиләләрдә кадерләп сакланган хатлар күргәзмәсе,
“Рәсемнәрдә вакыт туктала” татар картиналары мәйданы ясалган иде.

Җирлек мәчетләрененең, мәдәни мирас объектларының тарихын чагылдырган, борынгы шәҗәрәләрне, фотоальбомнарны, картиналар туплаган күргәзмә исә кунакларда зур кызыксыну уятты. Һәр җирлекнең тарихи-этнографиясен, гаилә кыйммәтләрен чагылдырган мәдәният учакларының күчмә музейлары, фольклор чыгышлары һәм районның осталар гаиләләре белән танышу да тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде.


Мәдәни чара “Олы юллар сызганнарны-тамырлардан күреп танырлар!” - районыбызның иң оста үзешчән сәнгать коллективлары, талантлы гаиләләр, һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында зур концерт программасы белән тәмамланды. Тамашачыларыбызның басып алкышлавы аның ни дәрәҗәдә үткәненә ачык мисалдыр.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов барлык катнашучыларга һәм килгән кунакларга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде:
“Бу безнең Казанда үткәргән бердән-бер чара түгел. Районыбызда 10ннан артык халык театры, муниципаль театр бар. Ел дәвамында алар Казан тамашачыларын сөендерә. Шулай ук гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстанның бик күп районнарында булдып, тулы заллар җыйдылар.
Күптән түгел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры легендар җырчы, якташыбыз Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган «Кайтыр өчен китәм» спектаклен тәкъдим итте.
Актаныш якташлар җәмгыяте дә бездә бик актив эшләп килә. Аның җитәкчесе Вәсим абый Вахитовка ихластан рәхмәт. Әле шушы көннәрдә генә “Чулпан” мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерты узды.
Республикабызның һәм районыбызның горурлыгы булган “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамблен үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр.
Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә аларның роле зурдан. Бүген сәхнәдә күргәнсездер, талантлы яшьләребез шактый. Алар шушы мөхиттә, шушы тәрбиядә үскән балалар.
Барлык катнашучыларга, тамашачыларга ихластан рәхмәт. Дөньяларыбыз тыныч булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык телим! Рәхмәт!” дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International