Район башлыгы Ленар Зарипов Минтимер Шәрип улын туган көне белән тәбрикләде

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген милләтебезнең зур хөрмәткә лаек шәхесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне. Республикабызның иң мөһим тарихи мизгелләре, Татарстанның дәүләт буларак сәяси аренада ныклы урын алуы, уңышлы социаль-икътисадый үсеше, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп кенә алмаксатларга ирешү – аның исеме белән бәйле. Шулай ук мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап калуда да Минтимер Шәрип улының хезмәте бәяләп бетергесез. Без аның тормыш итү рәвешендә,​ татар милләтенең, Кече ватаныбызның бай, тирән традицияләрен, тарихын, ир-егетенең ныклы адымнарын, асыл сыйфатларын​ ачык күрәбез, сөенәбез,​ таянабыз һәм горурланып яшибез! ​ ​ ​

​ Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге, зур эшләргә бай булсын. Һәр туар таң Сезгә куанычлар гына алып килсен. Куйган хезмәтегезнең, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, сәламәт булып яшәргә язсын Сезгә!

https://t.me/zaripov_lR/386

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International