Ольга Калашникова Актаныш районы профсоюз активының эшен югары бәяләде

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова белән берлектә Актаныш районы профсоюз активы конференциясе үткәрде. 

Ольга Анатольевна профсоюз оешмаларының 2022 елдагы эшенә йомгак ясады, үсеш планнары һәм максатлар белән уртаклашты. Профсоюз тарафыннан оештырылган грант ярдәмнщре, конкурслар, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының шифаханә-курортларда дәвалану мөмкинлеге турында сөйләде, шулай ук районның профсоюз активының эшен югары бәяләде. Конференция профсоюз хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International