Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйм! Прокуратура-илнең хокук саклау системасының мөһим звеносы. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый ирекләрен, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Сез тормышның барлык өлкәләрендә дә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итәсез, хокук саклау органнары эшен координацияли, хокук тәртибен ныгытуны һәм җинаятьчелекне профилактикалауны тәэмин итәсез, район халкының хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрәсез. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар телим!