Полиция бүлегендә бүген күңелле чара узды. Район эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы, бүлекнең полиция хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы ветераннары катнашында, милиция ветераннары Илфак Мирза улы Ибрагимовның 70 яшьлек һәм Мөнир Газиз улы Гумеровның 65 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Юбилярлар Эчке эшләр министрлыгының һәм бүлек җитәкчелегенең махсус бүләкләре белән хөрмәтләде. .jpg)
Озак еллар район Эчке эшләр бүлегендә хезмәт куеп, бүгенге көндә дә яшь буынны тәрбияләүгә бөтен сәләтләрен, тырышлыкларын биреп, алдынгы карашлы, белемле буын үстерүдә үзләренең зур өлешләрен керткән Илфак Мирза улын һәм Мөнир Газиз улын ихластан гомер бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Иң изге, иң пакъ теләкләребезне юллап, тормышларында якты көннәр һәм бәхетле мизгелләр, җан тынычлыгы һәм иминлек телибез.